Бүген, юстиция органнары оешкан көнне, Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы В.Н.Демидов Казан шәһәренең Лядской бакчасындагы Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
1802 елның 8 сентябрендә Россия Императоры Александр Iнең «Министрлыкларны гамәлгә кую турында» Манифесты нигезендә Россиянең Юстиция министрлыгы гамәлгә куела, аңа закон актлары әзерләү, суд һәм прокуратура эшчәнлеге белән идарә итү вазыйфалары йөкләнә. Юстиция Министрлыгы оешкан көненнән башлап Россия законнарының камиллегенә зур игътибар бирә.
Әлеге манифест Россия Хөкүмәте составына Юстиция министры вазыйфасын – Россия империясенең генерал-прокурорын да кертә. Әлеге вазыйфага күренекле рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державин билгеләнә.
Һәйкәл Казан шәһәренең Лядской бакчасында 2003 елның 3 декабрендә ачыла. Ул башта Казан университеты ишегалдын, соңрак – Казан парад мәйданын бизәп торган 1846-1932 еллардагы һәйкәлне кабатлый.