2015 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет утырышы узды.
Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет әгъзалары түбәндәге закон проектларын хупладылар:
“Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү һәм эш итү хакында” Республика Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында”;
“2016 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында”
“2016 елга Татарстан Республикасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында”;
“Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында”;
“Инвалидларның хокуклары турында Конвенциянең ратификацияләнүе сәбәпле инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон Федераль закон кабул ителү сәбәпле Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан
“Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы.
“Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында”.