Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2015 елның 11 сентябре, җомга

2015 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты.
Утырышта М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының эше, аерым алганда, аларның норматив карарлар кабул итүенә кагылышлы мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул 2015 елның тугыз ае эчендә Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан кертелгән муниципаль норматив хокукый актларның исәбе һәм муниципаль районнар һәм шәһәр округларында төзелгән эксперт нәтиҗәләре саны буенча мәгълүмат җиткерде. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар кабул иткәндә җирле үзидарә органнарының ялгышлары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының бу юнәлештә эшне камилләштерүгә юнәлтелгән чаралары турында сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International