2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы йөкләмәсе буенча, видеоконференция элемтәсе режимында укыту семинары уздырды.
«Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре» дип аталган семинар җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруга җаваплы хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.
Семинар барышында муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү практикасы буенча актуаль мәсьәләләр каралды, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең оештырылу тәртибе күз алдыннан үткәрелде.
Докладларда муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең хокукый ягы яктыртылды, коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләрен рәсмиләштерү темасына игътибар ителде.
Семинарны йомгаклап, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруга җаваплы хезмәткәрләренең игътибарын законнарның тайпылышсыз үтәлү кирәклегенә юнәлтте, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен рәсми сайтка урнаштыру һәм муниципаль нормалар чыгару эшенә бәйсез экспертларны катнаштыру мөһимлегенә басым ясады.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Ю.В.Корнилов катнашты.