2015 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районына сәфәргә чыктылар.
Тикшерү барышында районның административ комиссиясе эшчәнлеге һәм комиссиянең штрафлар түләтү буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге тикшерелде. Җаваплы затларның муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшчәнлеге өйрәнелде.
Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү өчен киңәшләр бирелде.