2015 елның 17 - 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы 1нче суд участогы эшчәнлегенең оештырылу дәрәҗәсен тикшерде.
Эш барышында 2014 елда җәмәгать судьялары суд участогы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, суд карарларын, протоколларны һәм суд документациясен рәсмиләштерү сыйфаты һәм тизлеге, эш кәгазьләрен алып бару тәртибенең оештырылуы тикшерелде.
Тикшерү барышында гражданнарның суд яклавына мөрәҗәгать итү конституцион хокукларының тоткарлыксыз тормышка ашырылу өчен шартлар тудырылуына, җәмәгать судьяларының гражданнарны шәхси кабул итүен оештыруга, суд эшләренең каралу вакыты һәм урыны турында мәгълүмат бирелүгә, суд аппараты хезмәткәрләренең тәртибе кагыйдәләренә аеруча игътибар ителде.
Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә алга таба эшнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча киңәшләр бирелде.