Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Судта ТР Министрлар Кабинеты мәнфәгатьләрен яклау
2010 елның 9 марты, сишәмбе
2010 елның 9 мартында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдире А.Р.Каримова Т.И.Порфирьеваның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.06.2006 елның 275 номерлы “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджет тарафыннан бирелгән субвенцияләр исәбенә субсидия бирү хакында Нигезләмәне раслау турында” (алга таба – Нигезләмә) карары белән расланган аерым гражданнар категорияләренә федераль бюджет тарафыннан бирелгән субвенцияләр исәбенә субсидия бирү хакындагы Нигезләмәнең 4 пункты конституция хокуклары һәм ирекләрен бозу турындагы шикаяте буенча Татарстан Республикасы Конституция Суды процессында катнашты.
24.11.1995 елның 181-ФЗ номерлы “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 28.2 статьясы нигезендә Россия Федерациясе тарафыннан Россия Федерациясе субьектларының дәүләт хөкүмәт органнарына инвалидларга торак урын һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләүдә социаль ярдәм итү һәм торак җиргә мохтаҗ 2005 елның 1 январенә кадәр үк чиратка баскан инвалидларны, инвалид-балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларын күрсәтү вәкаләтләре бирелгән.
Күрсәтелгән вәкаләтләрне үтәү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.06.2006 елның 275 номерлы “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджет тарафыннан бирелгән субвенцияләр исәбенә субсидия бирү хакында Нигезләмәне раслау турында” карары гамәлгә кертелде.
24.11.1995 елның 181-ФЗ номерлы “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 28.2 статьясы нигезендә шикаять белдерүченең улы Д.Н.Порфирьев Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администраөиясе тарафыннан торак белән чиратсыз рәвештә тәэмин ителүгә мохтаҗ гражданнар исемлегеннән төшереп калдырылган. Бу исемлектә 2001 елдан бирле исәпләнгән Д.Н.Порфирьев турындагы магълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгына тапшырылган. Шикаять белдерүче сүзе буенча, әлеге факт улының торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар чиратындагы тәртип саны Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администраөиясе реестрындагы 7 саныннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы реестрының 4511 санына күчкән.
Тасвирланган хәлләр нигезендә Т.И.Парфирьева Нигезләмәнең 4 пункты тарафыннан Татарстан Республикасы Конституциясенең 54 статья (1 өлеш), 55 (1 өлеш), 58 статья нигезләмәләреннән чыккан үзенең һәм улы-инвалидның конституцион хокуклары бозыла дигән фикердә тора. Әлеге статьялар нигезендә Татарстан Республикасында һәр кешене социаль тәэмин итү гарантияләнә, шул исәптән инвалидлык буенча да; һәр кешенең торакка хокукы бар, Татарстан Республикасында кеше һәм гражданинның хокукы һәм иреген гамәлдән чыгаручы, чикләүче законнар чыгарылырга тиеш түгел.
Нигезләмәнең 4 пункты гражданнарга торак алу өчен субсидия бирү чиратлылыгын билгеләү мәсьәләләрен җайга сала. Нигезләмәнең 4 пункты нигезендә гражданнарга, аерым алганда, инвалидларга, инвалид-балалы гаиләләргә торак алу өчен субсидия бирү билгеле бер тәртиптә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль ярдәм күрсәтү Министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары тапшырган субсидияне алучыларның җыелма исемлекләре нигезендә, гамәлгә ашырыла. Бу исемлекләрдә 2005 елның 1 январенә кадәр үк чиратка баскан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар теркәлгән. Җыелма исемлекләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар исәпкә алынган хронологик тәртиптә формалаштырылалар. Бер үк көнне исәпкә алынган гражданнар җыелма исемлектә алфавит тәртибендә күрсәтеләләр.
Нигезләмәнең гамәлгә чыгаруның максаты: гражданнарның социаль ярдәмгә, торакка конституцион хокукларын җайга салуны тәэмин итү.
24.11.1995 елның 181-ФЗ номерлы “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 17 статьясы нигезендә инвалидларга социаль наймга алу шартнамәсе нигезендә бер кешегә бирелә торган мәйданга караганда зуррак (әмма ике тапкырдан да артык түгел) торак урын бирелергә мөмкин, ләкин алар Россия Федерациясе Хөкүмәте башкарма комитетының федераль хөкүмәтенең вәкаләтле органы тарафыннан билгеләнгән исемлегенә кертелгән авыр формадагы хроник авыру белән интегүчеләр булсалар гына. Россия Федерациясе Торак кодексының 2 бүлеге 57 статьясы нигезендә шундый гражданнар
социаль наймга алу шартнамәсе нигезендә чиратсыз торак урын бирелә. Т.И.Порфирьева шикаятенә беркетелгән документлардан күренгәнчә, аның улы Д.Н.Порфирьев 2008 елда Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы карары нигезендә торак белән чиратсыз тәэмин ителүгә хокуклы затлар исемлегенә кертелгән.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы фикеренчә, Т.И.Порфирьева шикаятендә тасвирланган Нигезләмәнең 4 пункты аның конституцион хокукларын һәм ирекләрен чикләве хакындагы дәлилләре хокуки нигезсез.
Т.И.Порфирьева шикаяте буенча кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституция Суды карары соңрак игълан ителәчәк.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль актларны бастырып чыгаруны цифрлаштыру турында фикер алыштылар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хокукый актларны рәсми рәвештә бастырып чыгару тәртибенә багышланган киңәшмә узды. Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина документларны электрон бастырып чыгару системасының ничек эшләвен һәм бу процессны тизләтергә нинди инструментлар мөмкинлек бирүен аңлатты.
5
май, 2026 ел
Җиңү көне алдыннан Татарстан халкы түләүсез юридик ярдәм ала алачак
9 майда илебездә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Бөек Җиңү хөрмәтенә 6 майда 09:30 дан 12:00 гә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
4
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Бөек Ватан сугышына багышланган рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” дип аталган традицион рәсем конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс быел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды. Иҗади бәйгедә Министрлык аппаратлары хезмәткәрләренең, республиканың җәмәгать судьяларының, шулай ук дәүләт хезмәте ветераннарының Ватанны саклаучыларның батырлыгына иҗади күзаллаулары булган балалары катнашты.
30
апрель, 2026 ел
Җәмәгать судьялары караган эшләр турындагы мәгълүмат мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары рәсми порталында урнаштырыла
Җәмәгать судьялары караган эшләр турында мәгълүмат мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары рәсми порталында урнаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз