Россия юристлары ассоциациясенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Халыкара Өлкәннәр көне һәм Татарстан Республикасында Өлкәннәр декадасы уңаеннан түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелде.
2015 елның 9 октябрендә 51 пунктта - һәр муниципаль районның социаль яклау идарәсе һәм бүлеге биналарында, күпфункцияле үзәкләрдә Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү ачык ишекләр көне режимында иртәнге 9дан 15.00 сәгатькә кадәр (авыл районнарында – 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр) тәнәфессез консультантлар составы алышынып дәвам итте.
Кабул итү барышында Татарстанның 338 кешесе квалификацияле хокукый ярдәм алды. Адвокатларга һәм нотариусларга түләүсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче өлкән яшьтәгеләр арасында иң активлар республиканың Түбән Кама (18) һәм Бөгелмә (16) шәһәрләреннән, Зәй (16), Әтнә (10), Нурлат района районнарыннан (10).
Өлкән яшьтәгеләр нигездә социаль хезмәтләр белән кызыксындылар. Өлкән яшьтәгеләрне кызыксындырган сораулар – эшләмәүче пенсионерларны санаторий-курорт юлламалары белән тәэмин итү, мирас, торак мәсьәләләре, төрле бүләкләрне рәсмиләштерү, льготалар турында, социаль тәэминат, җир кишәрлеге һәм процессуаль хокук нормалары темасы.