Мәскәү өлкәсенә сәфәр

2015 елның 16 октябре, җомга

2015 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм регионның дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү буенча Мәскәү өлкәсе хакимиятенең эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, Татарстан делегациясе составында Мәскәү өлкәсендә булып кайтты.

Мәскәү өлкәсендә шәһәр төзелеше сәясәте өлкәсендә регионның комплекслы үсешен тәэмин итә торган хакимият вертикале оештырылган. Моның өчен 2015 елның 1 гыйнварыннан Мәскәү өлкәсендә, Россиядә беренче регионы буларак, шәһәр төзелеше һәм архитектура, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләре югарырак дәрәҗәгә – Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенә тапшырылган. 2014 елның июлендә законнарга тиешле үзгәрешләр кертелгән.

Ни өчен шулай эшләнүе турында очрашу вакытында Мәскәү өлкәсе хакимияте рәисе урынбасары Герман Вячеславович Елянюшкин аңлатып узды.

Очрашу барышында Мәскәү өлкәсе хакимияте шәһәр төзелеше комплексы - Минстрой, Главархитектура, Главгосстройнадзор, шулай ук, Мингосуправление һәм Минмособлимущество чыгышлары тыңланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International