2015 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 16 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрелде.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе һөнәри потенциалны ачыклауга, дәүләт граждан хезмәткәрләренең үзенең функциональ бурычларын үтәргә әзерлеге һәм мөмкинлек дәрәҗәсен күзаллауга юнәлтелгән. Практик яктан караганда, аттестациянең төп максаты хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килүен билгеләү.
Аттестация комиссиясе нәтиҗәләре буенча, 15 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфасына туры килә дип танылды, ә 1 дәүләт хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына туры килми.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.