Җәмәгать судьясы суд участогы эшчәнлегенең оештырылуын өйрәнү

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

2015 елның 22, 23 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогы эшчәнлегенең оештырылуын тикшерде.

Эш барышында 2014 ел һәм 2015 елның беренче яртыеллыгы буенча суд участогы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, суд карарларын, протоколларны һәм эш документациясен сыйфатлы итеп һәм үз вакытында рәсмиләштерү, эш башкаруны оештыру мәсьәләләре каралды.

Төп игътибар гражданнарның судка мөрәҗәгать итү конституцион хокукларын каршылыксыз гамәлгә ашырылуы өчен тиешле шартларның булдырылуына, гражданнарны кабул итүнең ничек оештырылуына, суд аппараты хезмәткәрләренең тәртибе һәм эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренә юнәлтелде.

 Татарстан Республикасы Әтнә суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләренә эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру буенча тиешле киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International