2015 елның 27 һәм 28 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны тузган торактан күчерү Республика программасын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, Биектау һәм Чистай муниципаль районнарында сәфәрдә булдылар.
Районнарда гражданнарны тузган торактан күчерү буенча эшнең торышы, тузган йортларны алыр алдыннан үткәрелергә тиешле процедуралар, аерым алганда, йорт хуҗасына йортны реконструкцияләү яки сүтү турында таләп тапшыру, тузган торакны алу турында карар кабул итү мәсьәләләре тикшерелде.
Бүлек хезмәткәрләре тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү эшен алып бару буенча практик һәм методик киңәшләр бирделәр, проблемалы сорауларга ачыклык керттеләр.