2015 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән аларга тапшырылган кайбер Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә кую мәсьәләләре буенча квартал саен видеоконференция элемтәсе режимында үтә торган киңәшмәнең чираттагысын уздырды.
Республиканың административ комиссияләренең һәм муниципаль берәмлекләрнең административ хокук бозулар буенча протоколлар төзү буенча вәкаләтле вазыйфаи затларының 2015 елның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге мөдире Г.И.Касыймова чыгыш ясады.
Әгерҗе, Алексеевски, Балтач һәм Буа муниципаль районары вәкилләре дәүләт вәкаләтләренең нәтиҗәсез гамәлгә ашырылу сәбәпләрен ачыклап үттеләр.
Киңәшмәдә ТР буенча УФССП аппараты хезмәткәрләре, территориаль һәм район бүлекләре пристав-башкаручылары катнашты. ТР буенча УФССПның башкару производствосын оештыру бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы А.В.Зиннәтова җәза билгеләү турында административ комиссияләр чыгарган карарларның үтәлеше һәм тәртип бозучылардан штрафлар түләтү процедурасы турында хәбәр итте.