2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Меңъеллык мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән Митинг-концертта катнаштылар. Бу бәйрәм милли татулык идеясе һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы.
Ул безнең бөтенебезнең дә Россия гражданнары булуын, төрле яшьтә, төрле милләтле, төрле динле булсак та, бер халык булуыбызны, уртак үткәнебез һәм уртак киләчәгебез барлыгын искәртеп тора.
Республика өчен бу бәйрәм аеруча зур мәгънәгә ия, чөнки Татарстан Россиянең иң күпмилләтле территорияләренең берсе. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча республика территориясендә 173 милләт вәкиле яши.
Халыклар бердәмлеге күпмилләтле дәүләтебезнең әһәмиятле нигезе.