Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казан Кремлендә уздырылган Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.

Комиссия республиканың дәүләт хезмәтен башкаручы затларга карата мәнфәгатьләр низагы мәсьәләләрен караячак. Мәнфәгатьләр низагы төшенчәсенә караш та үзгәрде. Шәхси мәнфәгатьләр буенча чикләүләр катгыйланды. Ул хәтта файда алган вазифаи затларга карата гына түгел, ә алар белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә булучыларга да кагыла. Моннан тыш, хокук бозучыларга җаваплылык арттырылган, эштән азат итү дә мөмкин.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.

Утырышта файдалы казылмалар һәм урман фонды җир участокларын һәм су объектлары урнашкан участокларны кулланганда хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, коррупцион рискларны киметү һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең президиумын оештыру һәм регламентын раслау мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International