2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Питрәч муниципаль районының Богородское һәм Шәле авыллары халкын кабул итте.
Кабул итү барышында ике авылның 108 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Питрәч муниципаль районы Советының юридик бүлек мөдире С.М.Павлова да катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен пай җире кишәрлекләре белән бәйле бәхәсле мәсьәләләр, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, өйдә укытуны оештыру, медицина преператларны льгота белән алу, аз керемле, күп балалы гаиләләргә пособиеләр һәм льготалар бирелү тәртибе, алиментны юллап алу тәртибе, республика һәм федераль торак программаларын гамәлгә кую кызыксындырды, шулай юк, процессуальных нормаларга ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Белгечләр консультация алырга килгән авыл халкының сорауларына җавап бирделәр, барысын да җентекләп аңлаттылар.