Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 14 февралендәге 214-р номерлы карары нигезендә оештырылган Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендәге Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы «Россия Федерациясе субъектларында медиация процедурасының үсеше» регионара семинар-киңәшмәсен оештыру турында карар кабул ителде.
Әлеге чара 2015 елның 16 ноябрендә 14.00 сәгатьтә «Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан) ИЭУП» югары һөнәри белем шәхси мәгариф учреждениесенең конференцияләр залында үткәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, югары белем мәгариф оешмалары вәкилләре, Казан медиаторлары һәм видео элемтә режимында Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым медиаторлары катнашты.
Семинар-киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе субъектларында медиация процедурасының үсеше мәсьәләләре, медиация процедурасы уздыру практикасы, торгызу медиациясен кертү тәҗрибәсе турында фикер алышынды.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар бу өлкә буенча тәҗрибә уртаклаштылар, медиация процедурасына кагылышлы проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, медиация института популярлаштыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.