2015 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашып, актуаль темалар буенча чыгыш ясады.
Чара Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә, идарә башлыгы В.Н.Демидов рәислегендә үтте.
Түгәрәк өстәл кысаларында ятим балалар, караучысыз калган балалар, тәрбиягә караучысыз калган баланы алырга теләүчеләр; уллыкка алучылар, инвалид балалар, законлы вәкилләргә хокукый ярдәм күрсәтү белән бәйле актуаль проблемалар буенча фикер алышынды.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л.Удачина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы А.Р.Шәвәлиева, Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.А.Абдрахманова, Бөтенроссия юстиция дәүләт университетының Казан институты (филиалы) директоры И.Б.Петрунина, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт социаль учреждениеләр вәкилләре катнашты.
Катнашучылар балаларны хокукый яктан агартуның һәм аларны хокукый яклауга гарантия белән тәэмин итүнең әһәмиятен һәм зарурлыгын билгеләп үттеләр, балалар хокукларын норматив-хокукый яктан тәэмин итүне камилләштерү буенча яңа карашлар, шулай ук, оештыру эшләренең яңа мөмкинлекләре тәкъдим ителде.