Аттестация комиссиясе утырышы йомгаклары

2015 елның 20 ноябре, җомга

2015 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 8 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрелде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе һөнәри потенциалны ачыклауга,  дәүләт граждан хезмәткәрләренең үзенең функциональ бурычларын үтәргә әзерлеге һәм мөмкинлек дәрәҗәсен күзаллауга юнәлтелгән.

Аттестация комиссиясе нәтиҗәләре буенча 7 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфасына туры килә дип танылды, ә 1 дәүләт хезмәткәре һөнәри өстәмә белем алган очракта дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына туры киләчәк.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Ф.Гафаров һәм бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International