Кама арты зонасы җәмәгать судьяларының семинар-киңәшмәсе

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Кама арты зонасы җәмәгать судьяларының семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы администрациясендә үткәрелгән киңәшмәне Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Югары Суды судьялары И.М.Мәүләветдинов, Э.Р.Низамовлар һәм Кама арты район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.

Киңәшмәдә җинаять эшләре һәм административ хокук бозуларны караганда килеп туган сораулар буенча фикер алышынды. И.М. Мәүләветдинов, Э.Р.Низамов үз чыгышларында әлеге категориядәге эшләргә кагылышлы сорауларга ачыклык керттеләр.

Н.В.Рагозина үз чыгышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшендә, шул исәптән, дәүләт хакимияте башкарма органнарына запрослар юллаганда, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасын куллану әһәмиятен билгеләп үтте. Административ хокук бозулар буенча эшләрне караганда видеоконференция элемтәсе режимын куллану мөмкинлеген искәртте, шулай ук, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларында суд эш кәгазьләрен һәм архив эшләрен яңа Инструкциягә таянып башкару кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International