2015 елның 24 ноябрендә, расланган график буенча, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге мөдире М.А.Пашкова Минзәлә муниципаль районына барып кайтты.
Минзәлә муниципаль районының җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре, район составына кергән авыл җирлекләренең башлыклары һәм башкарма комитетлары секретарьләре катнашында эшлекле киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә М.А.Пашкова җирле үзидарә өлкәсендә законнардагы соңгы үзгәрешләр белән таныштырды, җирле үзидарә органнарының хезмәткәрләре белән бергәләп муниципального нормалар чыгару, муниципаль актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү һәм муниципаль регистрга кертү өчен муниципаль актларны министрлыкка җибәрү тәртипләрен карады.
Шулай ук балигъ административ практика, балигъ булмаганнарның эшләре буенча район комиссиясе вәкаләтләренең гамәлгә куелышы мәсьәләләре каралды. Муниципаль хезмәткәрләрнең сорауларына квалификацияле җаваплар бирелде.
Киңәшмәдән соң М.А.Пашкова гражданнарны кабул итте, аларның торак мәсьәләләре кагылышлы, шул исәптән тузган торактан күчерү, күп балалы гаиләләргә льготалар бирү, инвалидларның торак шартларны яхшырту буенча сорауларына тулы җаваплар бирелде.