2015 елның 24 һәм 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, Алабуга һәм Яшел Үзән муниципаль районына барып кайттылар.
Милек хуҗаларыннан тузган торакны алу алдыннан законда каралган барлык процедураларның үтәлеше өйрәнелде, гражданнарга тузган торакларны сүтү һәм төзекләндерү алдыннан гражданнарга куелган таләпләр белән бәйле бөтен документлар, муниципаль районнарның башкарма комитетларының тузган торакны алу буенча карар проектлары анализланды.
Сәфәр барышында бүлек хезмәткәрләре гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү барышында җирле үзидарә органнары алдында килеп туган проблемалы сорауларга җавап бирделәр, районнарла әле программаның гамәлгә куелышы белән бәйле хокукый мәсьәләләр буенча практик һәм методик рекомендацияләр бирделәр.