2015 елның 20 ноябрендә «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә кую буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән үткәрелә торган Бөтендөнья балалар көне уңаеннан Татарстан Республикасында чаралар үткәрелде.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненең максаты максатчан төркемнәргә - ятим балаларга; караучысыз калган балаларга; тәрбиягә караучысыз калган баланы алырга теләүчеләргә; уллыкка алучыларга; инвалид балаларга, законлы вәкилләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук бу категориягә караган гражданнарны балаларның, ата-аналарның, опекуннарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, аларны хокукый яктан агарту.
Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә балалар хокуклары, опеканың юридик аспектлары һәм балалар белән ата-ана мөнәсәбәтләре буенча лекцияләр һәми семинарлар, шулай ук, максатчан төркемнәргә кергән затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Республикада 145тән артыграк консультация пункты эшләде, аларда 30 меңнән артык кеше хокукларын яклау, балаларны тәрбияләү, социаль ятимлекне кисәтү буенча квалификацияле юридик ярдәм алды. Республика халкы өчен муниципаль берәмлекләрдә балалар хокукларын яклау буенча «кайнар» линия телефоннары көйләнгән иде. Моннан тыш, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм уңаеннан мәктәпләрдә хокукый агарту дәресләре үткәрелде, балалар балигъ булмаганнар тәртип бозган очракта аларны җаваплылыкка тарту мәсьәләләре буенча нигезле җаваплар алдылар, җәй көне балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырк темасына сүз алып барылды, инвалид балаларны укыту темасы күтәрелде. Күп кенә муниципаль берәмлекләрдә белгечләрнең мобиль бригадалары максатчан төркемнәргә хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән авылларга чыктылар.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен оештыру һәм үткәрү эшендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә.