2015 елның 25 ноябрендә Казанда "Державин укулары" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Аның пленар утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашты.
«Россия Федерациясенең бүгенге этабында җирле үзидарә институтларының үсеше: законнар ягыннан җайга салу һәм практика» түгәрәк өстәл утырышында Л.Ю.Глухова “Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге” темасына чыгыш ясады.
Үз чыгышында Л.Ю.Глухова министрлык белән җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлегенең кайбер юнәлешләренә тукталды:
җирле үзидарә органнарын норматив хокукый актлар үрнәкләре белән тәэмин итү;
җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларын укыту;
җирле үзидарә органнарына консультатив һәм методик ярдәм;
дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшереп тору;
муниципаль берәмлекләргә судларда аларның мал-мөлкәт интересларын якларга ярдәм итү.
Министр шулай ук җирле үзидарә органнары белән эшләгәндә килеп чыккан проблемаларга да тукталып үтте, чишү юлларын билгеләде.
"Державин укулары" фәнни-гамәли конференциясе кысаларында актуаль темаларга багышланган «түгәрәк өстәл» утырышлары уздырылачак. Аларда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министрлык хезмәткәрләре катнашуы да күздә тотыла.