Түләүсез юридик ярдәм мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы: үсеш юллары» темасына “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

“Түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары А.И.Галәветдинов, Татарстан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Дәүләт хокукы һәм икътисадны норматив җайга салу бүлекчәсе мөдире И.В.Гайсина,Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлек җитәкчесе Р.Р.Мөхәммәтханова, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вице-президенты А.Ю.Сафронова, «Россия юристлары ассоциациясе»гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе И.И.Гыйрфанов катнашты.

Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасының алга таба үсеш мөмкинлекләрен, түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгәндә килеп туган проблемалар, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар оештыру һәм графиклар төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл утырыш нәтиҗәләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасы эшчәнлеген яхшырту буенча, шул исәптән заманча мәгълүмати технологияләр кирәклегенә басым ясалган тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International