2015 елның 1, 2 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасына гамәлгә куюда хокукый ярдәм күрсәтү өчен Чистай һәм Лениногорск муниципаль районнарына барып кайттылар.
Сәфәр барышында Чистай һәм Лениногорск муниципаль районнары башкарма комитетының гражданнарны тузган торактан күчерү буенча эшенең торышы, гражданнарга бинаны сүтү яки төзекләндерү буенча таләпләр тапшыру белән бәйле документлар, милекчеләрдән тузган йортларны алыр алдыннан үткәрелергә тиешле процедураларның үтәлеше тикшерелде.
Бүлек хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына гражданнарын тузган торак фондыннан күчерү эшләре барышында килеп туган проблемалы сорауларны карап үттеләр, хокукый мәсьәләләр буенча практик һәм методик киңәшләрен бирделәр.