Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барыла торган эшчәнлек хакында фикер алышынды

2010 елның 9 апреле, җомга
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы тарафыннан алып барылган коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек турында ТР юстиция Министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында фикер алышынды.
Коллегиядә Татарстан Республикасы юстиция министры беренче урынбасары вазыйфаларын үтәүче, бер үк вакытта Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Комиссиясен җитәкләүче С.Н.Столяров үзенең доклады белән чыгыш ясады.
 “Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе бүгенге көндә иҗтимагый хакимият эшчәнлегендә үзәк проблема булып тора, иң әһәмиятлесе, барлык дәрәҗәдә: федераль, региональ һәм җирледә”, - диде докладчы. Аның бу сүзләре 2009-2011 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын башкаручыларның үзара хезмәттәшлеген оештыручы, башкаруны контрольдә тотучы, координацияләүче ведомствоара эшче төркем вәкилләре чакырылган коллегия утырышына җитди төс өстәде. Утырышта әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Ш.Х.Давлетгильдеев, ТР Дәүләт Советы Комитеты законлылык һәм хокук тәртибе буенча эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.А.Тарханова, Хокук идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәи хокук саклау органнары Идарәсе вәкилләре, һәм шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты дәүләт хакимияте башкарма һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыручы бүлеге әгъзалары катнашты.
Үзенең чыгышында С.Н.Столяров юстиция Министрлыгы тарафыннан коррупция күренешләрен булдырмау өлкәсендә башкарылучы мәсьәләләр турында сөйләде. Аерым алганда, Министрлык 2009-2011 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын башкаруны контрольдә тота.
- нәтиҗә бирү өчен Министрлыкка тапшырылучы норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы тикшерү үткәрә, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.09.2007 елдагы 474 номерлы карары нигезендә норматив хокукый актлар мөнәсәбәтендә экспертиза үткәрә;
- җирле үзидарә органнарына муниципаль норматив хокукый актларны коррупциягә каршы тикшерүләр үткәрүдә ярдәм итә;
- башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы тикшерүләр оештыру һәм алып бару функцияләре йөкләнелгән вазыйфаи затларына белем бирү һәм оештыру-ысулый характердагы чаралар үткәрә.
Коллегиядә катнашучылар Министрлыкта биш ел дәверендә эшләп килүче коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Комиссиясе эшчәнлеге турындагы мәгълүматка ия булдылар.
2009 елда 4 Комиссия утырышы уздырылды, анда коррупциягә каршы тикшерүләрне планлаштыру, оештыру һәм үткәрү белән бәйле, кагыйдәләр һәм чикләүләрне үтәү, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәти тәртипләренә карата вазыйфаларны һәм таләпләрне үтәү, төркемне Комиссия дип үзгәртү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук товарлар белән тәэмин итүгә заказ урнаштыруны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру, эшләрне башкару, Министрлыкка, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратына хезмәт күрсәтү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды. Коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы расланган (9 декабрь).
Министрлыкта республиканың башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан квартал саен Программа пунктларын башкару мониторингы алып барыла. Мониторинг нәтиҗәләре Министрлык сайтында һәр сайтка кергән кеше өчен үтемле һәм Республика программасының үтәлешен чагылдырган чаралар турында мәгълүмат урнаштыру өчен махсус ачылган “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру” бүлегендә урнаштырыла.
25.12.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы “Коррупциягә каршы тору турында” Федераль закон нигезләмәләре һәм 25.12.2009 елдагы коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы карары нигезендә Министрлыкта коррупциягә кагылышлы һәм бүтән хокук бозуларга карата профилактика эшчәнлеге өчен җаваплы билгеләнгән, аңа Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләренең яисә дәүләт вазыйфаларын биләүгә теләүчеләрнең керемнәре, мөлкәте, мөлкәти вазыйфалары турындагы мәгълүматларның төгәллеге һәм тулылыгын, Министрлыкның граждан хезмәткәрләре тарафыннан хезмәти тотышның таләпләрен үтәү һәм тиешле чикләүләрне бозмауларын тикшерү, шулай ук хокук саклау органнары белән билгеле эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү вазыйфалары йөкләнгән.
Үзенең чыгышында С.Н.Столяров урыннарда, башкарма хакимият органнарында Программа башкаруны тикшерү турында сөйләде.
2009 елда 6 министрлык, ведомство һәм башка оешмалар тикшерелгән – болар Программаны үтәүчеләр (Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, Түзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Комитеты, ТР “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә итү Академиясе).
2010 елда шулай ук Программа үтәүне хакимиятнең башкарма органнарында гына түгел, хәтта аерым муниципаль берәмлекләрдә тикшерүләр оештырылган һәм уздырыла.
2010 елда тикшерүгә ТР МК каршындагы ветеринария Баш идарәсе, ТР сату-җитештерү палатасы, ТР Эчке эшләр Министрлыгы, Татарстан Республикасы финанслар Министрлыгы дучар булды. Шулай ук республиканың ике муниципаль районы тикшерелде (Биектау һәм Теләче).
Докладчы хәбәр иткәнчә, мониторинг мәгълүматларына караганда, Программаны гәмәлгә ашырудан көткән нәтиҗәләрнең матдиләнүе килеп чыга, аерым алганда, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының тагын да күбрәк ачыклыгы, аларның җәмгыяви хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлекләрен детальле регламентацияләү нигезендә дәүләт һәм муниципаль идарә сыйфатлылыгы арта; җәмәгатьтә коррупция проблемалары, аларны юкка чыгару чаралары турында фикләшә башладылар, хакимият органнарының граждан җәмәгате структурасы белән хезмәттәшлеге көчәя, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең, хакимият вазыйфалары йөкләнгән башка затларның үзләрен тотышын хокукый кысаларны (нормаларны) билгеләүче һәм коррупция күренешләрен минимумга китерүче коррупциягә каршы законнар камилләшә,
Моннан тыш, норматив хокукый актларны коррупциягә каршы тикшерү үткәрү системасы барлыкка килә;
Товарлар белән тәэмин итүгә, хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкаруга дәүләт һәм муниципаль заказлар урнаштыру ачыклыгы арта; дәүләт яисә җәмәгать исәбенә баю вәсвәсәсе алдында үз үзләрен тотып кала алмаган затларга карата репрессив йогынты чаралары (җинаяти-хокукый һәм административ-хокукый) көчәйтелә.
Коррупцияне социологик яктан тикшерүне оештыру буенча эш башланган. Программаны гамәлгә ашыруның беренче елы дәверендә башкарма хакимият республика органнарының һәм җирле үзидарә органнарының программа чараларын үтәүгә карата тагын да җаваплырак мөнәсәбәттә булулары күренде.
Барлык җирдә диярлек 2009-2011 елларда коррупциягә каршы эшчәнлекнең ведомство һәм муниципаль программалары эшләп чыгарылган һәм гамәлгә кертелгән.
Утырышта катнашучыларга ТР юстиция Министрлыгында үткәрелүче нәтиҗә бирү өчен тапшырылучы хокукый актлар проектларын коррупциягә каршы тикшерүләр статистикасы тәкъдим ителде.
2009 елда 833 норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы тикшерү үткәрелде, болар арасында коррупция күренеше булдыруга юл куярга мөмкин булган шартлар Министрлар Кабинетының 17 карарында, Татарстан Республикасының 4 закон проектында ачыкланган.
2009 елда җирле үзидарә органнары муниципаль норматив хокукый актлар һәм аларның проектларында коррупциоген факторларны аерып алу эшчәнлеге активлашты. Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, агымдагы елда 1889 норматив хокукый актлар проектына коррупциягә каршы тикшерү үткәрелде, аларның 120-сендә коррупциоген факторлар ачыкланган; шулай ук 3147 муниципаль норматив хокукый актларына да тикшерү үткәрелгән, 69-ында коррупциоген факторлар бар. Әлеге юнәлешнең чираттагы этабы - шәһәр һәм авыл җирлекләрендә коррупциягә каршы тикшерү мониторингы үткәрү булырга тиеш.
Докладта коррупциягә каршы тикшерү үткәрү турындагы законнардагы үзгәрешләр хакында һәм Министрлыкның, ведомствоара эшче төркемнең 2010 елга куелган бурычлары турында мәгълүмат бар иде.
С.Н.Столяров чыгышында оештыру-хокукый характердагы мәсьәләләр билгеләнде, аерым алганда, коррупциягә каршы тикшерү оештыру һәм үткәрелүне тулысы белән кем координацияләргә тиеш.
2010 елда һәм аннан соңгы елларда шулай ук хокукый актлар һәм аларның пректларын коррупциягә каршы тикшерелүләрдә Россия Федерациясе юстиция Министрлыгы тарафыннан тиешле аккредитация алган бәйсез экспертлар катнашу механизмын гамәлгә ашырыга кирәк.
Коррупциягә каршы мәгърифәт, белем бирү һәм пропагандалау белән бәйле программа чараларын гамәлгә ашырырга кирәк, аерым алганда, Татарстан Республиксы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә Академиясенең квалификация күтәрү факультетында граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрен укытуны коррупциягә каршы тематикада профильләштерү.
Ведомствоара төркемнең узган елның декаберендә әлеге проблеманы турыдан-туры Академиядә өйрәнүе 2010 елның май-июнь айларына планлаштырган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен “Дәүләт һәм муниципаль органнарының коррупциягә каршы сәясәте” программасы буенча күтәрү әлеге мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр дип фикерләргә нигез бирә.
Муниципаль коррупциягә каршы комиссияләр җитәкчеләре еш кына коррупциягә каршы тематика буенча укыту системасы булмавы турында шикаять белдерә. Әлеге мәсьәлә шулай ук үзенең чишелешен көтә.
Гражданнарга һәм юридик затларга муниципаль хезмәт күрсәтүне регламентлаштыру ситуациясенең билгесезлеге саклана.
Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре муниципаль хезмәт күрсәтүгә нәрсәләр керүен, файдаланучыларга бу хезмәтне тапшыру системасын тәртипкә салу мөмкинлеген томанлы күзаллыйлар.
Чыгышта муниципаль берәмлекләрнең Интернет-сайтларыннан максималь файдалану мәсьәләсе күтәрелде.
Сайтларда муниципаль берәмлекләрдә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны үз эченә алган бүлекләрне (программалар, коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек турында отчет, эшче органнарының составлары, норматив хокукый, оештыру-җайга салу актлары һәм әлеге предмет буенча аналитик материаллар) сиситемалы рәвештә камилләштерү зарур.
Уңай үрнәк булып Биектау муниципаль районында җайга салынган эш китерелде. Анда Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә сайтны мәгълүмат белән тулыландырып тору өчен җаваплы зат билгеләнгән һәм сайттагы мәгълүмат актуальлеге күзәтелеп барыла.
Утырышта ТР юстиция Министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдире А.Р.Каримова чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына, аларның проектларына коррупциягә каршы тикшерү үткәрү буенча алып барыла торган эшчәнлек турында, бу эшчәнлекне камилләштерү, яхшырту юллары хакында мәгълүмат җиткерде.
Җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы тикшерү үткәрү буенча эшчәнлеге турында Хокук мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы урныбасары – ТР юстиция Министрлыгының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Л.М.Мазитова сөйләде.
  
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International