2015 елның 1, 2 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына муниципаль районнар һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру һәм торак пунктлары биләмәләрен тәртипкә китерү өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу максатларында эшлекле сәфәр белән Башкортостан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты вәкилләре килде.
Башкортстан вәкилләре Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының административ комиссияләр эшчәнлеге буенча җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен урынга чыгып һәм суд приставлары катнашында видеоконференцияләр уздырып тикшерүен актуаль дип билгеләп уздылар.
Башкортостандагы коллегалар административ эшчәнлек алып баруны, шул исәптән, Казан шәһәре административ комиссиясенең эше үрнәгендә Админитратив хокук бозулар буенча Россия Федерациясе Кодексы нигезләмәләренә туры китереп җиңеләйтелгән тәртиптә алып баруны өйрәнде.