Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

2015 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган «Коррупциягә каршы тору: хокукый тәэминат һәм  тәртипнең коррупциягә каршы стандартлары» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Чара Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә, Идарә рәисе В.Н.Демидов рәислегендә узды.

Утырышта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р.М.Ильясов, Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе урынбасары Р.А.Сәхиева, Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турында законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры М.Т.Шрша, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы президенты Л.М.Дмитриевская, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы президенты О.И.Гришина һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл утырышында физик һәм юридик затларга дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендә коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләре һәм аспектларына, коррупцион гамәлләргә түзеп торгысыз караш формалаштыруда хокукый ярдәмнең роленә, дисциплинар практикада адвокатлар һәм нотариусларның этика кодексы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды

Үз чыгышында Р.И.Заһидуллин республикада норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

2015 елның 9 ае эчендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 767 норматив хокукый актлар проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, шул исәптән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 603 карары проектына, Татарстан  Республикасы Президентының 42 указы проектына, Татарстан  Республикасының 122 закон проектына. Шулардан 38 акт проектында коррупциоген факторлар ачыкланган, аларның күбесе республика министрлыклары һәм ведомстволары әзерләгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар проектларын тәшкил итә.

Коррупциягә каршы экспертизада нигездә дискрецион вәкаләтләрнең киңлеге һәм юридик-лингвистик билгесезлек кебек  коррупциоген факторлар очрый.

Коррупциягә каршы экспертиза турында җентекле мәгълүмат белән министрлыкның рәсми сайтындагы «Коррупциягә каршы тору» бүлегендәге  «Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелгән норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International