Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
|
№ |
Вазыйфаның исеме |
Структур бүлекчәнең исеме |
Квалификацион таләпләр |
|
1. |
Әйдәп баручы консультант |
Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлеге |
«Юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт граждан хезмәтенең өлкән яки кече төркемендә бер елдан да ким булмаган яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган стаж |
|
2. |
Әйдәп баручы белгеч |
Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге |
Документларны конкурс комиссиясе секретаре 2015 елның 8еннән 28 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.210. тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2016 елның 12 гыйнварында булачак.
Конкурс турында мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша алырга мөмкин.
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.