Инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

2015 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыклар дуслыгы йортында инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырды.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәү, кадастра һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча медико-социаль экспертиза Баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре, шулай ук, адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Консультация сорап 137 граждан мөрәҗәгать итте. I, II һәм III төркем инвалидларны, инвалид балаларны, аларның законлы вәкилләрен һәм вәкилләрен, нигездә торак һәм мираска кагылышлы законнар кызыксындыра, җир, салым һәм пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр буенча да сораулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International