2015 елның 9 һәм 10 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышлары булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 14 дәүләт граждан хезмәткәренә һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 9 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрелде.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе һөнәри потенциалны ачыклауга, дәүләт граждан хезмәткәрләренең үзенең функциональ бурычларын үтәргә әзерлеге һәм мөмкинлек дәрәҗәсен күзаллауга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты аттестация комиссиясенең аттестация нәтиҗәләре буенча 14 дәүләт хезмәткәре дә үз вазыйфасына туры килә дип танылды.
Җәмәгать судьялары аттестация комиссиясенең аттестация нәтиҗәләре буенча 6 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфасына туры килә дип танылды, 2 дәүләт хезмәткәре һөнәри өстәмә белем алган очракта дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына туры киләчәк, ә 1 дәүләт хезмәткәре үзе биләгән вазыйфага туры килми.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.