2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Российсия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт адресы буенча кабул итәчәк.
Түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы компетенциясендә:
• Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының бергә алып бару предметлары буенча федераль законнар проектлары, Татарстан Республикасы законнары проектлары, Татарстан Республикасы Президенты указлары проектлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектлары, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты имзасы куеласы Татарстан Республикасы законнарына хокукый экспертизаны гамәлгә ашыру;
• норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны гамәлгә ашыру;
• Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын формалаштыру һәм алып бару;
• Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының кеше һәм граждан хокуклары, ирекләре һәм вәкаләтләренә кагылышлы булган, ведомствоара характердагы оешмаларның хокукый статусын билгеләгән норматив хокукый актларны, гамәлдә булу вакытларына бәйсез рәвештә, шул исәптән дәүләт серен тәшкил иткән яки конфиденциаль характердагы актларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру;
• «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» 2011 елның 10 октябрендәге 74-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына туры китереп, «Татарстан Республикасының атказанган юристы» Татарстан Республикасы мактаулы исемен бирү турында вәкаләтле органнарның (оешмаларның) үтенечләрен карау һәм тиешле нәтиҗәләрне әзерләү;
• хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;
• Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актларының регистрын оештыру һәм алып бару;
• законнарда күрсәтелгән очракларда җирле үзидарә органнарының дәүләт вәкаләтләрен үтәвен тикшереп тору;
• Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Реестрын алып бару, шулай ук, алардан белешмә бирү;
• юридик затларга аларның исемнәрендә «Татарстан Республикасы», «Татарстан» сүзләрен һәм алар нигезендә ясалган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне (шул исәптән, кыскартылмалар) куллануга рөхсәт бирү;
• җәмәгать судьяларының эшчәнлеген оештыру, шул исәптән, матди-техник, финанс эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартлар белән тәэмин итү;
• гражданнарын хокукый яктан агарту һәм укучыларны хокукый тәрбия эшенә катнашу;
• гражданнарны түләүсез юридик ярдәм белән тәэмин итү һәм авыр хәлдә калган гражданнарга ашыгыч рәвештә юридик ярдәм күрсәтү турында карар кабул итү.
Кабул ителү өчен алдан язылу кирәкми.