Җиңүнең 65-еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы амнистия игълан итте

2010 елның 19 апреле, дүшәмбе
Бүген Дәүләт Думасы “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65-ел тулу уңае белән амнистия игълан итү турында” карар проектын кабул итте. Амнистия хөкем ителгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыловикларга һәм концлагерьда тоткын булганнарга, Ленинград блокадасын кичерүчеләргә кагылачак. Бу Дәүләт Думасының бишенче чакырылыш депутатлары тарафыннан игълан ителгән беренче амнистия.
Күрсәтелгән хөкем ителгәннәр мөнәсәбәтендәге җинаять эшләре туктатылачак, шул исәптән дознание органнарында булганнары да, алдан тикшерү органнарында, суд эшчәнлегендә булганнары да.
Әмма кеше гомеренә кагылышлы, балигъ булмаганнарга карата җенси кагылмаучанлыкка каршы җинаять кылучыларга амнистия каралмаган.
Амнистия күләмле масштаблы булмаячак һәм 100-200 кешегә генә кагылачак.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International