Алабугада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе хакында фикер алыштылар

2010 елның 19 апреле, дүшәмбе
Алабугада ике көн дәверендә 2009-2011 еллар ТР коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын башкаруны координацияләү, башкаручыларның үзара хезмәттәшлеген оештыру, контрольдә тоту ведомствоара эшчән төркеме вәкилләре эшләделәр
ТР юстиция Министрлыгы оештыру эшләре бүлеге башлыгы Александр Чашин фикеренчә, “бурыч – Алабуга районына турыдан-туры кагылучы Республика программасы пунктларының үтәлешен тикшерү: коррупциягә каршы эшчәнлек планнарын һәм чараларын башкару, норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм үткәрү, коррупция куркынычлылыгы булган муниципаль структураларының хәбәрдарлыгы һәм үтәкүренмәлелеге, Төп максат исә - коррупциягә каршы сәясәт алып баручы район комиссиясе эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү”.
Алабуга “десанты” составына Александр Чашиннан башка Эчке эшләр Министрлыгының икътисад өлкәсендәге җинаятьләр белән көрәшү идарәсенең ТР буенча өлкән вәкаләтлесе Дмитрий Козлов, “ТР коррупциягә каршы комитеты” республика иҗтимагый оешма җитәкчесе Марат Хафизов һәм ТР Иҗтимагый палата граждан оешмалары институтлары үсеше мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе, ОАО «Татмедиа» генераль директоры киңәшчесе  Владимир Шевчук керде. Алар хокук саклау органнары вәкилләре, эшкуарлар, журналистлар, коррупциягә каршы район комиссиясе әгъзалары белән очраштылар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International