2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Кадрлар резервы» Республика проекты финалисты, «Өскә!» Республика конкурсы җиңүчеләренең берсе, К(П)ФУ 3 курс студенткасы Алла Каретина белән очрашты.
«Өскә!» Республика конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм предприятиеләр, яшьләр берләшмәләре һәм учреждениеләре өчен яшь кадрлар резервы формалаштыруга юнәлтелгән.
Очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге мөдире Т.Ю.Латыева, «Кадрлар резервы» Республика проектының башкаручы директоры А.Ю.Петухов катнашты.
Очрашуда А.Каретинаның Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында стажировка узу тәртибе турында фикер алышынды. Министрлыкта стажировка һөнәри белемнең мөстәкыйль төре булып тора һәм финалистны Татарстан Республикасы хакимиятенең башкарма органы эше белән тирәнтен таныштырудан, теоретик әзерлек чорында алган белемнәре нигезендә һөнәри һәм оештыру эшчәнлеге буенча күнекмәләр алудан гыйбарәт, шулай ук индивидуаль биремнәр һәм йөкләмәләр дә үтәргә кирәк булачак.
Студентка министр Л.Ю.Глухованың җиде тәкъдименнән берсен сайлап алды, стажировка дәвамында ул шушы эш белән шөгыльләнәчәк. 2016 елның мартында министр белән кабат очрашуда Алла Каретина министрлык ресурсларын файдалынып әзерләгән проектын тәкъдим итәчәк.