Дәүләт Думасы озак суд эшчәнлеге өчен компенсация түләү турында закон кабул итте

2010 елның 21 апреле, чәршәмбе
Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта суд эшчәнлегенә яисә суд актын билгеләнгән вакыт эчендә башкару хокукын бозган өчен компенсация түләтүне кертү турындагы президент законын кабул итте.
“Суд эшчәнлегенә яисә суд актын билгеләнгән вакыт эчендә башкару хокукын бозган өчен компенсация турындагы” Закон РФ гражданнарының, чит ил гражданнары, гражданлыклары булмаган затларның, шулай ук россия, чит ил һәм халыкара оешмаларының шундый хокукларны гарантияли. Әлеге хокукларны бозу гадел компенсация түләтү өчен нигез булып тора.
Закон проектының аңлатмасында әйтелүенчә, әлеге документны эшләп чыгару кеше хокуклары буенча Европа судының суд эшчәнлегенең һәм суд актларын башкаруның билгеләнгән срокларын сакламауда күренгән системалы бозулар белән бәйле булган хокук яклауның эффектлы чарасын булдыру турындагы таләпләрен башкару белән бәйле.
Закон тексты буенча компенсация алу өчен гариза белән суд эшчәнлеге яисә суд актын башкарылу процессы озакка сузылуы аркасында күңелсез нәтиҗәләргә дучар булган затлар мөрәҗәгать итә алалар. Бу вакытта суд эшчәнлеген яисә суд актын башкарылу процессын озакка сузмау хокукын бозу өчен компенсация билгеләү кызыксынучы затны әлеге бозулар белән китерелгән мораль зыян өчен түләнәсе компенсация алу хокукыннан мәхрүм итә.
Компенсация билгеләү турында гариза судка соңгы суд актының үз көченә керү көненнән өч ай дәверендә яисә бозу җибәрелгән суд эше буенча эшчәнлек тәмамланганчы, бу эшчәнлек инде өч елдан да артык каралучы булса һәм гариза язучы элек бу эшне карауның срогын тизләтү турында мөрәҗәгать итмәгән булса, бирелә ала. Компенсацияне суд акчалата билгели. Аның күләме гариза бирүче таләпләренә, эш хәлләренә, бозу срогына һәм әлеге бозуның нәтиҗәләре гариза бирүче өчен мөһимлегенә нигезләнә.
Закон тарафыннан суд эшчәнлегенең тиешле срогы бозылу өчен компенсация федераль бюджет средстволары акчалары исәбенә, ә суд актларын башкару процессы озакка сузылу өчен компенсация федераль бюджет яисә Россия Федерациясе субъектлары бюджеты, яки җирле бюджет средстволары акчалары исәбенә билгеләнә. Суд эшчәнлеге срогын сузган өчен компенсация билгеләү турындагы суд караларын башкару РФ финанс министрлыгына йөкләнгән. Моннан тыш, компенсация билгеләү турындагы гаризалар гомуми юрисдикция суды яки арбитраж судына тапшырыла. Бу суд эшчәнлегенең тиешле срогы кайсы суд тарафыннан бозылган, кайсы судның суд акты башкарылмаган яисә башарылу срогы бозылганлыкка бәйле.
Дәүләт Дкмасы шулай ук юлдаш документларны да өченче укылышта кабул итте.
Беренче закон РФ Бюджет, Җинаять-процессуаль, Арбитраж процессуаль, Граждан процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертә. Бу суд эшчәнлеген озакка сузган өчен компенсацияләр түләү турындагы закон кабул ителүе белән бәйле һәм бу документ суд эшчәнлеген һәм суд актларын башкаруны озакка сузган өчен компенсация түләүгә гаризалар тапшыру тәртибен һәм, шулай ук, гомуми юрисдикция һәм арбитраж судларның бу төр эшләрне карау тәртибен билгели. Аерым алганда, РФ Салым кодексында компенсация түләтү өчен судка гариза тапшырган вакытта түләнелә торган дәүләт пошлинасы күләме билгеләнә, гражданнар өчен - 200 сум, оешмалар өчен 4 мең сум күләмендә билгеләнә.
Икенче документ округларның федераль арбитраж судларын суд эшчәнлеген һәм суд актларын башкаруны озакка сузган өчен компенсация билгеләү турындагы гаризаларны карау очрагында беренче инстанция судлары итеп билгели.
 
 РИА Хәбәрләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International