ТР юстиция Министрлыгында түләүсез кан тапшыру акциясен хупладылар
2010 елның 21 апреле, чәршәмбе
2010 елның 20 апрелендә бөтен Россия Федерациясе территориясендә узган Милли кан донорлары көне кысаларында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре кан тапшырдылар, бу чара нигезендә алар түләүсез кан тапшыру акциясен хупладылар. Билгеле булганча, 20 апрельдән алып 23 кадәр ТР Министрлар Кабинеты каршында Ирек Мәйданында урнаштырылган уникаль күчемле кан тапшыру үзәгендә һәрбер теләге булган кеше кан тапшыра ала.