2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.
Семинар эшендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый яктан тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире А.Г.Сафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсенең хокукый мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Л.П.Рубан катнашты.
Семинар-киңәшмәне ачканда Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре башкарган эшнең әһәмиятен һәм җаваплылыгын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе вәкиле Л.П.Рубан җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең кварталлык, яртыеллык һәм еллык статистик хисапларында очраган хаталарны күрсәтеп үтте.
А.В.Воробьёв үз чыгышында суд участокларында янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләренә, акчаны сак тоту һәм матди кыйммәтләрне исәптән төшерү тәртипләренә басым ясады.
Р.Р.Нәбиуллин суд участокларында суд эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә, суд хезмәткәрләренең культурасына, этикасына, вазыйфаи бурычларына кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен киметүгә юнәлтелгән чараларны билгеләп үтте, җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлеге турында мәгълүматны сайтка вакытында урнаштыруның әһәмиятен ассызыклады.
А.Г.Сафин җәмәгать судьялары һәм аларның аппарат хезмәткәрләрен электрон документ әйләнеше ведомоствоара системасына тоташтыру тәртибе турында сөйләде, компьютер техникасы һәм “ПК Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программа продукты белән бәйле проблемалар турында министрлыкка вакытында хәбәр итү кирәклеген әйтте.
Семинарны йомгаклап Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратларының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.