Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы компетенциясендә булмаган мәсьәләләр буенча Министрлыкка тапшырылган граждан мөрәҗәгатьләре, 12.05.2003 елгы 16—ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында граждан мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 6 статьясы нигезендә, ведомстволар буенча юнәлдерелә.
Еш кына гражданнар суд чыгарган карар яки хөкем карары белән килешмичә, Министрлыкка шикаять яки күзәтчелек инстанциясенә буларак мөрәҗәгать итәләр, мондый мөрәҗәгатьләргә шикаять бирү тәртибен аңлаткан җаваплар кайтарыла. Барлык кабул ителгән гаризаларны юстиция министры шәхсән карый, үзе булмаганда гаризалар министр вазыйфаларын вакытлыча үтәүче тарафыннан карала. Министрлык җитәкчелеге төрле мәсьәләләр буенча шәхсән 32 гражданны кабул итте.
Квартал дәверендә Министрлык аппаратына 189 контроль документ керде. Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты башкарма хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү Идарәсенең контроль бүлеге хәбәр итүенчә, барлык контроль документлар үз вакытында башкарылган.
2010 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү һәм халыкны хокукый мәгърифәтле итү чаралары турында” Указын имзалады. Әлеге документта гражданнарны социаль һәм хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрү, суд эшчәнлегенә үтемлелекнең югары дәрәҗәдә тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту, әлеге эштә дәүләт һәм муниципаль органнарның ролен үстерү максатында Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү, шул исәптән түләүсез, системасын үстерү буенча чаралар исемлеге билгеләнгән.