Бюджет учреждениеләре реформасы расланды

2010 елның 26 апреле, дүшәмбе
Җомга көнне Дәүләт Думасы өченче укылышта “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлен камилләштерү нигезендә аерым Россия Федерациясе закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Әлеге документ РФ бюджет учреждениеләре челтәрен реформалый, аерым өлешенә казналылар дәрәҗәсен бирергә тәкъдим ителә.
Бюджет учреждениеләренең хокукый дәрәҗәләре үзгәрә, шулай ук эчке чыгымнарны кыскарту, эшчәнлекнең сыйфатлылыгын күтәрү һәм бюджеттан тыш финанслау чыганакларын җәлеп итү өчен шартлар һәм стимуллар булдырыла.
Закон бюджет учреждениеләренә керем китерә торган хезмәт белән шөгельләнергә хокук бирә. Бу керемне алар үз файдасына кулланырга хокуклы. Закон үз көченә 2011 елның 1 январеннән керергә тиеш, әмма 2012 елның 1 июленә кадәр күчемле дәвер билгеләргә тәкъдим ителә.
Законда 18 закон чыгаручы актка үзгәрешләр кертү күз уңында тотылган, аларның 15 – фән, мәдәният, архив эше, оборона һ.б. өлкәләрдә; шулай ук РФ Гражданлык, Бюджет һәм Салым кодексларына.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International