Юридик белем бирүнең сыйфатын үстерү турында

2010 елның 27 апреле, сишәмбе
Россия Федерациясе Президенты Д.А. Медведев үзенең “Россия Федерациясендә югары юридик белем бирүне камилләштерү чаралары турында” Указы белән Россия Федерациясе Хакимиятенә “Россия юристлары Ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына федераль дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган юридик кадрларны әзерләүче югары профессиональ белем бирү учреждениеләренең иҗтимагый аккредитацияләрен эшләп чыгару һәм гамәлгә кертүдә ярдәм итәргә, шулай ук Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә белем бирү эшчәнлеген лицензияле итү процедурасын камилләштерү һәм бу белем бирү учреждениеләренә дәүләт аккредитациясе үткәрү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Әлеге Указ чыгар алдыннан Россия Югары белем бирүче уку йортларыннан мәгълүмат җыю буенча эш алып барылды, җыелган мәгълүмат аналитик материал булып торды.
2010 елның мартында Мәскәүдә Россия юристлары Ассоциациясе региональ бүлекләренең Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Анда юридик белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләсе турында фикер алышынды.
Шушы ук мәсьәлә юридик белем бирү сыйфатын күтәрү буенча Ведомствоара комиссия әгъзаларының фикер алышу предметы булып торды. Комиссия утырышы 2010 елның 13 арелендә РФ юстиция Министрлыгында Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов җитәкчелегендә уздырылды.
Утырышта «Юриспруденция» юнәлеше буенча бакалаврият дәрәҗәсендә профессиональ белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандарты проекты каралды.
Стандарт Россия Федерациясе территориясендә дәүләт аккредитациясе дулган барлык югары профессиональ белем бирү учреждениеләр тарафыннан төп «Юриспруденция» юнәлеше буенча әзерләү бакалавриат белем бирү программаларын гамәлгә ашыруда мөһим булган таләпләрдән гыйбарәт.
Проектны карау барышында мәҗбүри дисциплиналар исемлеген «Арбитраж процесс», «Салым хокукы» предметлары, «Тормыш-көнкүреш иминлеге» кыскартылган интенсив курсы белән тулыландыру турында карар кабул ителде.
«Россиянең Конституцион хокукы» дисциплинасы исеме «Конституцион хокук» итеп, «чит ил теле» дисциплинасы исеме «юриспруденция өлкәсендә чит ил теле» итеп үзгәртелде. Дисциплиналарның төп (мәҗбүри) өлешенең күләме гомуми белем бирү йөкләнешеннән 70%ка арттырылган. Бакалаврны («физкультура»ны мәҗбүр итеп куймыйча) физик культура һәм спорт, сәламәт көнкүреш күнекмәләрен үзләштерүдә катнашырга кушу карары кабул ителгән. Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов: «Югары уку йортында спорт корпоратив культур элементы, һәркемгә таныш, әдәпле вакыт уздыру чарасы булырга тиеш».
«Юриспруденция» юнәлеше буенча бакалаврият дәрәҗәсендә профессиональ белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандарты проекты, узган фикер алышуны исәпкә алып, җиренә җиткереләчәк һәм Россия Федерациясе мәгърифәт һәм фән Министрлыгына профессиональ әзерлек предметын раслауга тапшырылачак.
 
РФ юстиция Министрлыгы сайтыннан                                                      
алынган материалларга таянып әзерләнде
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International