Россия Минюсты: интеллектуаль милекне яклау яңа гасырның мөһим тенденцияләре белән бәйле

2010 елның 27 апреле, сишәмбе
2010 елның 22 апрелендә Россия Федерациясе юстиция Министры урынбасары В.Лихачев “Интеллектуаль милекXXI гасыр” Бөтенроссия форумы эшчәнлегендә катнашты.
Үзенең чыгышында В. Лихачев интеллектуаль милек һәм аны саклап калу мәсьәләсе, шул исәптән милли һәм халыкара хокукый җайланмалар ярдәме белән, яңа гасырның мөһим тенденцияләре белән бәйле. Бу исәптә - дөнья сәясәтен һәм икътисадын глобализацияләү, дәүләт һәм суверенитет рольләрен ныгыту, аларны модернизацияләү яңарту. Болар барысы да интеллектуаль милек мәсьәләләрен хәл итү юлында дәүләтләрнең, халыкара структураларның, җәмәгатьнең, фән өлкәләренең активлашуын таләп итә.
Россия Минюстына бу өлкәдә зур һәм җаваплы вәкаләтләр бирелгән. Ул интеллектуаль милек векторы буенча нормалар билгеләү, хокуктан файдалану практикаларында актив катнашачак, аерым алганда халыкара шартнамә рәвешендәге хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтәчәк.

РФЮстиция Министрлыгы Сайты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International