Җәмәгать судьялары аппаратларының статистик отчетлыкларын автоматизацияләү

2010 елның 28 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Суд департаменты Идарәсенең статистик мәгълүматларына караганда җәмәгать судьялары зур йөкләнеш белән эшлиләр. Эшләрнең күбесен гадел-хөкемне башкару өчен тиешле шартлар булдырмыйча карау мөмкин түгел. Статистик отчетлык белән бәйле процессны автоматизацияләү өчен 2010 елның 28-29 апрелендә “Правосудие” Россия Федерациясе Дәүләт автоматизацияләнгән системасының “Судебное делопроизводство и статистика” подсистемасының функциональ компоненты булган “Судимость” программасы белән эшләргә өйрәтү максатында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең укулары уздырылачак. Өйрәнелә торган программа, хөкем ителгән исеменә статистик исәп карточкаларын алып бару һәм республика җәмәгать судьялары суд участокларында статистик отчетлык формасын төзү процессын автоматизацияләштерү исәбенә, суд эшчәнлеге процессларының сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Системаның үсеш мөмкинлекләрен бергәләп ачыклар өчен тыңлаучылар автоматизацияләнгән мәгълүмати системаны гамәлгә кертү белән бәйле мәсьәләләрне тикшерәләр, аның эшчәнлегенең төп өлкәләре, эш тәртибе турында фикер алышалар, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен укыту өчен махсус чакырылган программаны эшләп чыгаручыларга сорауларын бирәләр.
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International