Автомобильләрне регистрацияләү процессы гадиләштерелә

2010 елның 28 апреле, чәршәмбе
Россия Эчке эшләр Министрлыгы юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү Департаменты 2008 елның 24 ноябрендәге 1001 номерлы “Транспорт средстволарын теркәү тәртибе турында” Россяия ЭЭМ приказына үзгәрешләр проектын әзерләде.
Проект тарафыннан каралган төп үзгәрешләргә түбәндәгеләр керә:
Транспорт средствосын яңадан рәсмиләштерү (сату-алу, бүләк итү) вакытында, элекке һәм яңа милекче Россия Федерациясенең бер үк субъектында яшиләр, Дәүләтавтоинспекциясенә бергәләп килгәннәр икән,” регистрациядән тәшерү һәм регистрациягә кую” кебек ике эш урынына бер эш кенә башкарылачак һәм ул “милекче турында мәгълүматларны үзгәртү” дип аталачак.
Элекке һәм яңа милекче Россия Федерациясенең бер үк субъектында яшәсәләр, милекчесе үзгәрү вакытында транспорт средствосының дәүләт теркәү билгеләрен дә үзгәртмәскә була. Милекчесе үзгәрү вакытында регистрация эшләрен башкарганда, дәүләт техник тикшерү талонының дубликатын булдыру каралган.
Россия Федерациясенең бүтән субъектына яшәргә күчеп китүче гражданнар транспорт средствосын регистрация исәбеннән төшерүдән азат ителәләр –аларның транспорт средстволарына регистрация эшләре яңа тору урыннарында башкарылачак.
Колак каккан (табылган) яисә розысктагы (розыскта булган) транспорт средстволарын регистрация исәбеннән төшерү (регистрация исәбен кайтару) процедурасы гадиләштерелә. "ТРАНЗИТ" билгесен бирү тәртибенә карата административ процедуралар кертелә.
Милекчеләре тарафыннан юкка чыгаруга яраклы дип табылган транспорт средстволары мөнәсәбәтендәге процедураларга ачыклык кертелә. Транспорт средстволарының экологик класслары турындагы мәглүматларны ачыклау һәм беркетеп кую өчен башкарыла торган эшләр санап күрсәтелгән.
Гражданнарның һәм ЮХИДИ регистрация бүлекләре вазыйфаи затларының, Дәүләт уңайлыкларының Бердәм порталында урнаштырылган, гариза бланкларын куллану тәртибе тәвсилләп тасвирлана.
 
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International