Норматив-хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча семинар-практикум

2010 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 25 декабрендә 2010 елга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Республика советы эшчәнлеге Планы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә Академиясе белән берлектә агымдагы елның 27 һәм 28 апрелендә “Норматив-хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм үткәрү” дигән темага семинар-практикум үткәрелде.
Семинар – практикум муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарында һәм республика шәһәр округларында җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы булган вазыйфаи затларын (тыңлаучыларның гомуми саны – 43 кеше) укыту өчен оештырылды. Бу затлар укыту тәмамланганнан соң квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклыкларга ия булдылар.
Семинарның төп максаты – җирле үзидарәләрендә үткәрелә торган норматив-хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау сыйфатын күтәрү.
Семинарда эшчәнлегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча юстиция Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы хезмәткәрләре катнаштылар.
Күрсәтелгән чара кысаларында коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең теоретик нигезләре яктыртылды, коррупциягә каршы тору турында федераль законнар новеллаларына тикшерү үткәрелде, “Норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актларының проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында” Федераль законындагы коррупциягә каршы экспертизаның хокукый регламентация мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Семинар-практикумның программасы 20 уку сәгатенә исәпләнгән. Ул коррупциягә каршы экспертизаны оештыру һәм үткәрү өлкәсендәге аерым сорауларын яктырту, шулай ук коррупциячел факторларны үз эченә алган норматив-хокукый актлар проектларын тикшерү буенча практик дәресләр һәм тренинглар уздыруны күз уңында тоткан. Тыңлаучылар тарафыннан коррупциячел факторларны үз эченә алган норматив-хокукый актлар тикшерелгән, шулай ук ул факторларны юкка чыгару ысуллары тәкъдим ителгән.
Семинар-практикум тәмамланганнан соң “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Утырыш барышында тыңлаучылар һәм катнашучылар коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәҗрибәләре белән бүлештеләр, иң мөһим сораулар турында фикер алыштылар:
- “Коррупциянә каршы тору турында” Федераль законның 3 статьясында билгеләнгән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең халык өчен ачык булу принцибын гамәлгә ашыру максатында бастырып чыгару, шул исәптән муниципаль берәмлекләр сайтларында норматив-хокукый актлар һәм аларның проектларын урнаштыру буенча;
- муниципаль норматив-хокукый актларның проектларына бәйсез экспертиза үткәрүне гамәлгә ашыру буенча;
- коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне регламентлаштыручы муниципаль норматив-хокукый актларны Россия Федерациясенең 2010 елның 26 февралендәге Карары таләпләренә туры китерү буенча.
Тыңлаучылар семинар-практикум югары практик мәгънәгә ия дип бәяләделәр.
 
ТР юстиция Министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International