Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең реестры турында

2010 елның 30 апреле, җомга
Татарстан Республикасы 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Законының 11 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 12 апрельдә 255 номерлы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Реестры турында” Карар кабул ителде (алга таба - Карар).
Әлеге Карар тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Реестры турында (алга таба - Реестр) Положение расланган. Аның нигезендә Реестрның эчтәлеге һәм аны алып бару тәртибе билгеләнгән.
Положение нигезендә Реестр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең системалаштырылган рәсми исемлегеннән һәм алар турындагы аерым мәгълүматтан гыйбарәт. Реестр турындагы Положениегә шулай ук Реестр формасы да беркетелгән.
Положение тарафыннан Реестрны алып бару процедурасы, Реестрга кертелүче мәгълүмат җыю ысуллары билгеләнгән. Шулай ук Реестрда Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы Реестрны алып бару Регламентын эшләп чыгарырга һәм расларга тиешлеге билгеләнгән.
Реестрда булган мәгълүмат һәркем өчен ачык һәм үтемле, Реестр алып бару өчен җаваплы булган Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы тарафыннан кызыксынучы органнар, оешмалар яисә физик затлар сораулары буенча тапшырылган көннән алып 30 көн эчендә Реестрдан өземтә яисә соралучы мәгълүматның булмавы турында белешмә рәвешендә бирелә.
Реестрның электрон күчермәсе Реестрны алып баруга вәкаләтле Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органының рәсми сайтында урнаштырылган һәм һәркем өчен Интернет челтәре аша үтемле.
Карарның 2 пункты нигезендә Реестрны раслау вазыйфасы Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгына йөкләнгән.
 
ТР юстиция Министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International