Хөрмәтле хезмәттәшләр! Мөһтәрәм дуслар!

2010 елның 1 мае, шимбә
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне чын йөрәктән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Беренче май язгы яңару символы булып тора, күңелләрдә иҗади башлангычлар, яңа өметләр тудыра, үз тормышларын фидакарь һәм гадел хезмәт нигезендә төзүче хезмәт сөючеләрнең теләктәшлеген чагылдыра.
Ихлас күңелдән тынычлык һәм игелек, ныкъ сәламәтлек һәм күтәренке кәеф, якты өметләр һәм иҗади уңышлар телибез!
Шушы бәйрәм көннәре иң якын кешеләрегез һәм дусларыгыз белән аралашуга багышлансын.
Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм сүнмәс-сүрелмәс оптимистлык!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International