Суд эшчәнлеге срокларын сакламау өчен компенсация бирү турындагы законга кул куелды
2010 елның 4 мае, сишәмбе
Президент “Суд эшчәнлеген яисә суд актын билгеләнгән вакыт эчендә башкару хокукын бозган өчен компенсация турында” Федераль законны имзалады.
Федераль закон тарафыннан суд эшчәнлеген яисә суд актын билгеләнгән вакыт эчендә башкару хокукын саклауның компенсация механизмы каралган
Федераль закон нигезендә, әлеге хокук бозу аркасында күңелсез нәтиҗәләргә дучар булган зат судка компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суд тарафыннан әлеге хокук бозу ачыкланган булса, суд яки суд актларын башкару вазыйфалары йөкләнгән бүтән орган гаебенә карамастан, компенсация билгеләнә.
Федераль закон тарафыннан тиешле срок эчендә суд эшчәнлеген үткәрү хокукын бозган өчен компенсация билгеләү турында суд карарларын федераль бюджет средстволары исәбенә башкару, ә суд актын тиешле срок эчендә башкару хокукын бозган өчен компенсация билгеләү турында суд карарларын – шул суд акты нигезендә каралган мәҗбүри түләтү бюджеты средстволары исәбенә билгеләнә.
Федераль закон нигезендә суд эшчәнлеген тиешле вакыт эчендә башкару хокукын бозган өчен компенсация бирү турында суд карарларын башкару Россия Федерациясе финанс Министрлыгына, ә суд актларын тиешле срок эчендә башкару хокукын бозган өчен компенсация бирү турында суд карарларын башкару – шул суд акты нигезендә каралган мәҗбүри түләтү бюджеты дәрәҗәсенә бәйле рәвештә тиешле финанс органга йөкләнә. Федераль законның 6 статьясы нигезендә ул 2010 елның 4 маенда үз көченә керә.