Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге химаясе астында «Хокук сәгатьләре»

2010 елның 5 мае, чәршәмбе
2010 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасы халкына юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү буенча чаралар турында” Указын имзаланды. Указда әлеге процесста иҗтимагый оешмалар роле, шул исәптән юристлар профессиональ бердәмлекләренең мөмкинлекләре дә билгеләнә.
Күрсәтелгән Указ положениеләрен башкару барышында 2010 елның 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү республика программасы проектын эшләп чыгару планлаштырыла. Әлеге проектта халыкны хокукый мәгърифәтле итү һәм юридик белемнәрне пропагандалауга багышлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хезмәт коллективлары, оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләргә чыгып халыкны хокукый мәгърифәтле итү буенча чаралар оештыру каралган.
Программа проекты тарафыннан шулай ук мәдәният, белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген, юридик белем бирүне пропагандалау өлкәсендә халыкны социаль яклауны, белем бирү учреждениеләрендә укучыларда һәм яшьләрдә югары гражданлык һәм хокукый аң тәрбияләүне координацияләү каралаган.
Гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү һәм аларны хокукый мәгърифәтле итү мәсьәләләре даими рәвештә Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегенең игътибары үзәгендә тора.
Гражданнарны социаль-хокукый ярдәм күрсәтү Үзәкләрендә түләүсез консультация бирү, юридик клиникалар ачу белән беррәттән, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы хезмәткәрләре Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге химаясе астында яңа проектны гамәлгә ашыруга керештеләр. 2010 елның апреленнән Министрлык җитәкчеләре һәм белгечләре Казан шәһәре Вахитов районының мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Хокук сәгатьләре» уздыралар.
39 номерлы мәктәптә, 3 номерлы гимназиядә, Лобачквский исемендәге 98 номерлы лицейда хокук темаларына очрашу-киңәшмәләр инде уздырылды. 5 номерлы лицейга чыгарга планлаштырылган. Барлык уку йортларында өлкән сыйныф укучыларының Министрлыкта практик хезмәт итүчеләр белән очрашулар ике яклап канәгатьләнү тудыра: укучылар Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, РФ һәм ТР башкарма хакимияте, сайлау системасы турында яңа белемнәр алалар, армиядә хезмәт итү турында, суд эшчәнлеге, судьяларның кагылсызлыгы турында кебек дөньяви-мөһим сорауларын бирәләр, юристлар, практиклар буларак, яшьләрнең хокукый белемнәрен күтәреп, аларның барлык сорауларына җавап бирәләр.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International